Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 4728 Сценарий спортивного праздника "Весёлые старты"

Опубликовано 08.01.2019

Сафина Гульнара Рафаэлевна
МБДОУ Шалинский детский сад "Тургай"
РТ, Пестречинский район, село Шали
воспитатель


Сценарий спортивного праздника "Весёлые старты"

 

        

1.         Музыка астына бар кеше зарядка ясый

2.         Кереш.

      Саулык   иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек   кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик  күнегүләрдән канәгатьлек ала.

      Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның  үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.       

       Сәламәт яшәү рәвеше - тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә - сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү  безнең бурыч.

Максат:

- Җитезлек, тизлек, ихтияр көче үстерү;

- Балаларда һәм әти   әниләрдә бердәм көч сынашу ярышларда уңай хисләр тәрбияләү.

Эстафета - кичә барышы.

      Тәрбияче: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, икенче төрле итеп әйтсәк, «Күңелле старт» бәйге – кичәгә җыелдык. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.  Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.

                            

                                                  Безнең гаиләләр җыелган

                                                    Көч сынашырга бүген.

                                                Сүзләрнең иң матурларын

                                                  Әйтмичә мөмкин түгел.

 

                                              Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

                                                  Күңелсездер  сезгә дә.

                                               Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

                                              Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

                                                  Кирәк һәммәбезгә дә.

 

                                           Күңелләр шатлыктан тулганга,

                                            Җыелдык без бүген мәйданга

                                               Чабарга, мәтәлчек атарга

                                            Һәм бергәләп күңел ачарга.

     

     Тәрбияче: Әйдәгез бүгенге кичәдә катнашучы гаиләләр белән танышып үтик. Аларны көч биреп, кул чабып каршы алыйк. Менә алар: Мухаметзяновлар, Галиасфаровлар, Исламовлар, Гыймадиевлар гаиләсе.  Ягез, уенны башлыйк.                          

Уңыш сезгә, гаиләләр,

Елмаеп - көлеп торсын,

Шушы бәйге безнең арада

Дуслык нигезен корсын.

        Беренче сынау- командалар сәламәтлеккә карата исем һәм девиз уйлыйлар,  сәламләү сүзе Аларга 3 минут вакыт бирелә, ә мин ул арада тамашачыларга сәламәтлек турында мәкальләр әйтәм. Мин башлыйм, ә сез хөрмәтле кунаклар мәкальне дәвам итегез.                          

(командалар исем, девиз сайлый, эмблема ясый)

Саулык - … (иң зур байлык)

Байлык бер айлык -… (саулык гомерлек)

Сәламәт тәндә -… (сәламәт акыл)

Сәламәтлек ул -… ( кул астындагы хәзинә)

Саф һава -… (тәнгә дәва)

      Тәрбияче: афәрин, бик яхшы җавап бирдегез. Ә хәзер командаларга бирелгән эшнең үтәлешен карыйк. Аңа кадәр безгә жюри сайлап куярга кирәк булыр. Аларны тамашачылар арасыннан билгелик. (3 кешедән торган жюри билгеләнә, алар һәр уенга үз очколарын куеп баралар, иң күп бал-3.  Командалар бирелгән эшне үти).

                                              жюри

Сез үткен дә, сез шаян да

Бирешмисез ялгыш та

Ничек җитез икәнлекне

Сынап карыйк ярышта

     

                                                              

 

Уңда барам, сулда кайтам

Калышмам мин беркемнән

Иң беренче барып - кайтып

Беренчелекне бирмәм

1 уен. «Уң   сул” уены. Уң аякта сикереп барып, урындыктагы шакмакны алабыз һәм сул аякта сикереп кайтабыз.

 

Паровоз безнең җитез

Сыбызгысын сызгырта

Әтине дә, әниде дә,

Баланы да йөгертә

2 уен. «Паровоз». Әти йөгереп бара, урындыктагы сыбызгыны алып сызгырта, әйләнеп кайтып әнине «тага» һәм тагын барып сыбызгы сызгырталар, кайтып баланы үзләре белән алып барып сыбызгы сызгырталар, һәм кире урыннарына кайталар. Бер-берләреннән аерылмаска тиешләр.

Тәнәфес-җанатарлар белән  “Сорау бирәм – җавабын тап” уенын уйнап алабыз. Дөрес җавап биргән өчен командаларга балл өстәлә.

1. Винни пух әти дуңгызмы, әни дуңгызмы? ( ул аю)

2. Страус үзен кош дип атый аламы? (ул сөйләшми)

3. Сез самолетта утырасыз, алдыгызда ат, артыгызда машина. Сез кайда? (карусель)

4. Буш кесәдә нәрсә була ала? (тишек)

5. Чәйне кайсы кул белән болгатырга уңайлырак? (калак белән)

6. Иң зур кәстрүлгә нәрсә сыймый? (капкач)

7. Яратканга да ябышкан, яратмаганга да ябышкан (Исем)

8. Авызга сөяк тулган, чәйнәп бетереп булмый, аны төкереп булмый (Теш)

9. Ике агай тау артында яши, Бер – берсен күрми (Күзләр)

10. Кигән киеменең бизәге, Бөтен дөньяны ямьгә бизәде (Җәй)

 

 

 

Кулларым гына түгел

Аякларым да нык минем

Аяк белән туп сал дисән

Туйганчы салыр идем

3 уен “ Кул урынына аяк”

Кәрҗингә кадәр йөгереп барып утырырга, аяк белән тупны тотып кәрҗингә салырга кирәк.

 

Тупның шөгыле бик күп

Сикерә дә, тәгәри

Кайчак аяк арасында

Сәяхәттә йөргәли

4 уен. “Тупны калдырма”

Әти кешеләр тупны аяк араларына кыстырып, бер круг әйләнеп киләләр. Әтиләр һәм әниләр гәүдәләре арасына шар кыстырып йөгереп киләләр ( тупны төшермәскә тиеш ). Балалар тупны кәрҗингә кадәр тәгәрәтеп киләләр һәм тупны кәрҗингә салып урыннарына йөгереп кайталар.

 Мин туздырам, ә син аны

Җайлап кәрҗингә тутыр

Тиз генә эшеңне бетер дә

Барып урыныңа утыр                         

5 уен. “Уенчыкны җый”

Безнең балалар уенчыкларны таратырга яраталар. Ә аларның әти - әниләре ул уенчыкларны тиз итеп җыя беләләр микән, әйдәгез тикшереп карыйк.

Һәрбер командада бала уенчыклы кәрҗинне алып билгеләнгән урынга кадәр йөгереп бара һәм уенчыкларны таратып ташлый, кайтып кәрҗинне зурларга бирә. Зурлар барып уенчыкларны җыялар.

 

Инде обруч белән дә

Уйнап алыйк без әйдә

Бик тырышсаң эченә

Сыя хәтта бер гаилә

 

6 уен. “Обручка җыел”

Обруч белән йөгереп барып, билгеләнгән урынны әйләнеп үтәргә, кире кайтып,  команданың башка кешеләрен дә алып барып кайтырга.

Туп, туп кына дисәң дә

Бик куп уеннар беләм

Уеннарның исемен ата

Ә мин ярдәмгә киләм.                                            

7 уен. “Кем иң күп спорт төрен белә?”.

Без кечкенәдән туп белән уйнарга яратабыз. Туп белән уйный торган спорт уеннары атагыз. әйткән команда туп ала. Иң күп туп җыйган команда җиңүче була.

Волейбол, баскетбол, гандбол, настолҗный теннис, водное поло, бейсбол, лапта, стрипбол, регби, футбол, хоккей  с мячом, мотобол.

Һәр командага спортка кагылышлы сораулар бирелә. Сорауга 5-10 секундта дөрес җавап әйтергә.

Сораулар

1.Цирк аренасы икенче төрле ничек атала? ( Манеж )

2. Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? ( Медаль, кубок )

3.Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? ( Шугалак )

4.Спорт ярышлары һәм бәйрәмнәре үткәрелгән мәйдан? ( Стадион )

5.Ат узышлары үткәрелгән урын? ( Ипподром )

6.Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? ( Алка )

 

Булган - булган керлинг та

Уйнап алыйк әйдәгез

Таяк белән тупны этә

Беләбез бит һәммәбез

8 уен. «Керлинг». Таяк (швабра) белән тупны тәгәрәтеп алып барып кайту.

               

Мин атам, ә син ныклап тот

Качмасын бездән нән туп

9 уен. Әтиләр өчен “Күбрәк туп җый”

Әтиләр куб өстенә менеп баса (2 метр ераклыкта). Балалар чиратлап туп аталар.

                                      

Әнием минем оста

Тырыш, булган һәм уңган

Күз бәйләп хәтта чыга

Очраса аңа урман

10 уен. Әниләр өчен. “Караңгы урман буйлап”. Зал буенча кеглилар куелган. әниләрнең күзе бәйләнгән. сигнал буенча залның икенче башына барып җитергә кирәк. Иң әз кагылган кеше җиңүче була.

                                  

Баскетболны башка төрле

Уйнап була теләсәң

Фитболны тәгәрәт җитез

Артта калам димәсәң

11 уен. “Кызыклы баскетбол”.

Балалар фитболны тәгәрәтеп баралар, кире алып кайтып әтигә, әнигә бирәләр. Алар фитболны урындык өстеннән тибеп алып бара, тәгәрәтеп алып кайта.

               Тәрбияче: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

      

      Тәрбияче:  Кадерле балалар, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти - әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә - бергә күңел ачарга насыйп итсен.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.